Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елыш өстендә комбайннар шавы

Районыбыз игенчеләре уракка төште. “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесендә борчак суктыруга керештеләр. Кичә без хуҗалык механизаторлары белән аралашып кайттык.

undefined“Шытсу”да бөртекле-кузаклы культуралар быел 1780нән артык гектар мәйданда игелде. Шуның эченнән борчак 221 гектар мәйдан били. Һава шартлары әй­­бәт торып, аларны кыс­ка срокларда җыйнап алып, урнаштырырга иде”, – дип эш барышы бе­лән таныштырды агроном Рөстәм Шәрәфиев. Көннең икенче яртысында “МакДон” ургычында “Саба” җәмгыятеннән Азат Вәлиев теземнәргә салган борчак басуына бер “ДОН-1500”, өч “Акрос” комбайны килеп туктады. “Уңда да, сулда да черт иткән тавыш ишетәсеңме?”– ди­де агроном. “Юк шул, чикерткә бармы әллә?”– дим. “Борчак кузаклары шулай шартлап ярыла. Димәк, өлгергән. Берсекөнгә яңгыр күр­сәтә. Шуңарчы җыеп алырга кирәк борчакны”,– дип аңлатты җир белгече. Ул арада игенчеләр янына хуҗалык җитәкчесе Флорид Гайнуллин да килеп җитте. Фикерләр уртак булды, агроном кулындагы махсус прибор да борчакның дымлылыгы нормага җитүен күрсәтә иде. “Әгәр яңгырга эләк­­сә, борчакның шактый өлешен югалтачакбыз”,– диде җитәкче.

undefinedШулай итеп, Айнур Хә­бибуллин, Хаҗип Дәү­ләтшин, Айнур Шәрипов, Айдар Шакиров иярләгән “кыр кораблары” эшкә кереште. Ярдәмчеләре дә яннарында. Уртадагы комбайннар офыкта күмелгәнче үк башта тузан эчендә югалдылар. Әмма “Акрос”ларга андый гына шартлар уңайсызлык түгел, кабина эчендә тиешле температура, тузан керми. Беренче булып Хаҗип Дәүләтшин йөрткән “Ак­рос”ның бункеры тулганлыгын күрсәтеп, сигнал утлары янды (фотода). Ул быел да уракта улы Илсаф белән катнаша. Былтыр 25 ел стажлы механизатор 16281 центнер ашлык суктырып үз маркасындагы комбайннар белән идарә иткән игенчеләр арасында алдынгы булган иде. Быел да исәбе сынатмас­ка. “Басу бик чис­та урылган. Көннәр әйбәт торсын да, урып-җыюда ватылмый эшләргә язсын”, –диде ул. 2020 елның уңышыннан беренче кеч­кенә көшел Җәүдәт Исмәгыйловның “КамАЗ” әрҗәсендә барлыкка килде. Башка комбайнчылар да сынатмадылар. Узган ел гына кайткан “Акрос-585”тән беренче уңыш Данис Салихов йөрткән “КамАЗ”га күчте. “ДОН-1500”дәге Айнур Шәрипов та бункерны тутырып өлгерде. Шулай итеп, ындырга беренче олауны алып кайту өчен ярышта “дуслык” җиңде.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев