Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшләр күп башкарылгач, сөйләр сүзләр дә күп

Шәмәрдәндә узган җыенда учреждение җитәкчеләре өч сәгатькә якын хисап бирде. Быел да күп эшләр планлаштырыла. Санап китсәк...

Быел Шәмәрдән авыл җирлегендә “Безнең ишегалды” программасы Совет һәм М.Горький урамнарында дәвам иттереләчәк, 12 фатирлы торак, 3 аренда йорты, Совет урамында канализация челтәре, Мичәнбашта ФАП төзеләчәк, участок хастаханәсе һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге капиталь ремонтланачак, Завод урамына электр яктырткычлары куелачак һәм халыктан җыелган үзара салымга эшләр башкарылачак. Күпфатирлы 7 йорт йорт төзекләндереләчәк. Завод урамында битум калдыкларын чистарту максатында милли экология проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Канализация коеларын алыштыру һәм биологик чистарту корылмасы төзү буенча проект эшләре төгәлләнә. Болар хакында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев гражданнар җыенында ясаган чыгышында белдерде. Узган ел һәм аңарчы да күтәрелгән, ләкин үтәлми калган мәсьәләләрдән 3 Сентябрь урамында яңгыр суларын агызуны, “Шәмәрдән-2”дә кәрәзле телефон элемтәсенең сыйфатын яхшырту чаралары күрергә кирәк булачак. Җыенда Зуум линиясе аша катнашучылар Кырбаш авылына кадәр автобус йөртүне да сорадылар. Җыенда катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов мәсьәләнең өйрәнеләчәген һәм җавап биреләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев