Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрләр бәйрәм итте

Эшмәкәрләр көне уңаеннан «Олимп» стадионында бәйрәм чарасы узды. Төрле өлкәләрдә үзләренең шәхси эшчәнлекләрен алып барган райондашларыбызны башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде.

«Эшмәкәрләрнең районыбыз тормышында өлешләре бик зур. Районыбызда җитештерелә торган продукциянең 35 проценты эшмәкәрләргә туры килә. Бу өчтән бер өлеше дигән сүз. Республика буенча да башка районнар белән чагыштырганда бу зур сан. Шуңа күрә сезгә рәхмәтләрне җиткерәбез. Һәркем эшли дә, ял да итә белергә тиеш. Бүгенге бәйрәм чарасы хезмәтегезгә тагын да көч-дәрт өстәр дип уйлыйм. Сезне күрештерү, аралаштыру, очраштыру ниятеннән бәйрәмне шушындый форматта үткәрергә булдык»,- диде җитәкче һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен эшмәкәрләргә район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт сүзләре тапшырды. Бәйрәм чарасы балалар һәм өлкәннәр өчен төрле спорт ярышлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев