Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эсселекне сыерлар да авыр кичерә – сөтне киметә

Бүген район башлыгы Рәис Миңнеханов “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Йосыф-Алан фермасы базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре белән терлекчелектә 2020 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрде. Тармакның гыйнвар-июнь айларында эшчәнлегенә анализны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин ясады.

undefinedБер үк диярлек шартларда эшләүче фермаларның күрсәткечләре төрле булуы экранга чыгарылган слайдларда да ачык күренде. Гафур Хәсәншин үзенең чыгышында алдынгылар тәҗрибәсендә кайбер хуҗалык җитәкчеләре күреп бетермәгән резервлар барлыгының ачык чагылуын ассызыклады. Җәйге чорда сөт арта дисәк тә, июльдә башланган эсселек сыерлардан сөт алу күләменең кимүенә китергән. Район бер көнгә 2 тонна сөт югалткан. Мондый шартларда торакларда микроклиматны оптималь дәрәҗәдә тоту өчен нинди мөмкинлекләр бар, шуларны эшкә җигү мөһим. Хуҗалыкларда эсселеккә каршы нинди чаралары күрелә – монысы идарәнең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов әзерләгән материалда күрсәтелде. Бүген, мәсәлән, кайбер хуҗалыкларда сыерларны “душка” кертә башлаганнар (моны Йосыф-Алан фермасында да күрдек), ә кайбер торакларда тиресе көндәлек чыгарылмаган хуҗалыклар да бар. “Кемнең торакларда температураны үлчәгәне бар?”– дип сорады район башлыгы һәм сыерларның продуктларның продуктлылыгын киметмәс өчен чараларны күрергә кушты. Шул исәптән кардалар да яңгыр сулары җыелып тормаслык итеп тигезләнергә тиеш. Моның өчен район башлыгы бер атна вакыт бирде. Үтәлеше тикшереләчәк. (Бу хакта тулырак язма газетада биреләчәк)

undefinedАвтор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X