Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмә авыл җирлеге яңалыклары

Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.

Эзмә авыл җирлегенең  Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан «Россия – безнең ил» дигән исем астында танып-белү сәгате уздырдылар. Катнашучыларга китапханәче  Россия тарихы,мәдәнияты, көнкүреше темаларын чагылдырган  бай  мәгълүмат  җиткерде. Соңыннан һәр бала үзенең хисләрен ак кәгазь битләренә  һәм асфальтка төшерелгән рәсемнәр аша белдерделәр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Эзмә авыл җирлегенең  Пүкәл авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Балалар һәм велоспорт» дип исемләнгән велоузыш оештырдылар. Барлык теләүчеләр туган авыл буйлап велосипедта йөрделәр, бик күп күңелле эмоцияләр һәм дәрт заряды ала алдылар. Китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тәмле бүләкләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев