Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмә мәктәбенең яшь спортчылары Кара диңгез буена “Президент ярышлары”на китте

Тренерлары Азат Галиев җитәкчелегендәге укучылар командасы республика исеменнән чыгыш ясау өчен Краснодар краена юлга кузгалды

  Быел җәй башында Түбән Кама шәһәрендә узган мәктәп укучыларының “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт ярышларының Региональ этабы финалында  районыбыз данын Эзмә урта мәктәбенең яшь спортчылары яклады һәм республиканың иң көчле 18 командасы арасында 1нче урынны яулауга иреште. Җиңүче команда Краснодар өлкәсенең Туапсе шәһәрендәге “Орленок” лагерендә «Президент ярышлары»ның  киләсе этабында катнашу хокукын алды. Һәм менә бүген Эзмә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Камилә Әхмәтова, Алсу Зарипова, Булат Сафин, Ислам Рамазанов, Ринас Гусманов, Риана Сабирҗанова тренерлары Азат Галиев җитәкчелегендә республика исеменнән чыгыш ясау өчен ерак юлга кузгалды. Балаларны мәктәп яныннан  хәерле юл теләп укучылар, укытучылар коллективы озатып калды. Казан тимер юлына кадәр мәктәп директоры Зөлфәт Гыйбадуллин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, әти-әниләре озата барды. “Безнең беренче максат- балалар белән  исән-сау булып, хәвеф-хәтәрсез йөреп кайту. Укучыларыбыз 20 көн  дәвамында спорт бәйгесендә, эстафета йөгерешендә, иҗади һәм теоретик бәйгеләрдә ярышачаклар. Яхшы нәтиҗә күрсәтербез дип өметләнәбез. Балалар җәй буе шөгыльләнделәр, чыныктылар. Диңгез буенда ял да итәрләр, сәламәтлекләрен ныгытырлар һәм спорттагы яхшы әзерлекләрен дә күрсәтерләр дип ышанабыз. Сөенечле күрешүләр насыйп булсын!” дип сөйләде җитәкчеләре Азат Галиев, юлга кузгалыр алдыннан. Ярышлар 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Райондашларыбызга уңышлар телик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев