Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Физкультурачылар көне белән!

Хөрмәтле физкультурачылар, тренерлар, гомерен балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган ветеран укытучылар, район данын яклаучы спортчыларыбыз!

Бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Халыкны, бигрәк тә яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүдә районыбызда зур игътибар бирелә. Республика Президенты программалары нигезендә төрле спорт корылмалары төзелә, авылларда универсаль спорт мәйданчыклары сафка баса. Без спортчыларыбызның уңышлары белән урынлы горурланабыз. Республика, дөнья чемпионнары исемен алып, Саба данын күтәрүчеләр саны тагын да артыр дигән ышанычта калабыз. Барыгызны да Физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев