Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГАИЛӘ – БӘХЕТ НИГЕЗЕ

Районыбызда гаилә кыйммәтләрен сак­лап, яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып, яшәү өлгеләре белән башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр күп. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Россиянең 25 елдан артык үрнәк тормышта яшәүче гаиләләренә бирелә торган «Мәхәббәт һәм туг­рылык өчен» медале быел районыбызда тугызынчы гаиләгә тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә Ике басу Арташ авылында яшәүче Гандәлиф һәм Әхмәтгаян Кәримовлар лаек булды.

Никахларны күктә укыла, диләр. Моннан 58 ел элек әлеге парга укылган никахка да  бер һәм гомерлек булсын дип язылган  булгандыр. Кәримовлар бүгенге көнгәчә гаилә учагының җылысын һәм  кыйммәтләрен саклап,  мәгънәле, матур итеп гомер кичерәләр. Алар икесе дә гомерләрен колхозда  терлекчелеккә багышлаганнар. Мәхәббәткә нигезләнгән, бер-берсен кайгыртудан туктамаган бу гаиләнең олы  хисләре менә шулай бәхетле картлыкка китергән. Ихтирамга лаек гаиләне район башлыгы Рәис Миңнеханов    тәбрикләп, мәртәбәле  истәлек бү­ләген  тапшырды,  иң үрнәк гаиләләр сафында булулары белән котлады..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев