Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә яшәсә – ил яшәр

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Россиянең 25 елдан озаграк үрнәк тормыш алып баручы гаиләләренә бирелә торган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале быел районыбызда унынчы гаиләгә – Тенеки авылында яшәүче Гөлнәзирә һәм Фәһеметдин Хисамиевларга тапшырылды. Хисамиевлар гаилә учагының җылысын һәм кыйммәтләрен саклап, башкаларга үрнәк булып 43 ел яшиләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр.

undefinedФәһеметдин абый тракторчы, аннан ферма мөдире булып эшли. Гөлнәзирә апа башта авыл клубы мөдире булып хезмәт куя, аннан фермада эшләп лаеклы ялга чыга. «Тату гаиләнең сере тәртиптән башлана. Безнең каты итеп сүзгә килгәнебез дә булмады дисәм, дөрес булыр. Тавышланып яшәмәдек. Тормыш иптәшем сүзем чыкканчы ук минем нәрсә әйтәсемне аңлап алды», - ди гаилә башлыгы. Бала-ларына да үрнәк тәрбия биреп, һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, матур гаиләләр корып тормыш итәләр. Әти-әниләрен 13 онык белән сөендерәләр. Район башлыгы Рәис Миңнеханов өлкәннәрне «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырып хөрмәтләсә, оныкларны уенчыклар белән шатландырды. 

«Әти-әни кечкенәдән хезмәт сөяргә, яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтеп үстерде. Үзебез дә алар үрнәгендә хезмәт сөйгән парлар табарга тырыштык. Матур итеп, бердәм булып, гөрләшеп яшибез», - ди төп йортта үзләре белән яшәүче уллары Илнур. Киленнәре Гүзәл дә иренең сүзләрен хуплап, әлеге күркәм гаиләгә килен булып төшкәненә горурлануын яшерми. 

undefined«Иң беренче чиратта гаилә тормышында хатын-кыздан сабырлык һәм җаваплылык сорала. Үзеңдә зур җаваплылык тоеп, төзегән гаиләңне син күз карасы кебек сакларга тиешсең. Уңган, булган кеше белән гомер иттем. Балаларыбыз да хезмәт белән чыныгып үстеләр, безнең тормыш үрнәкләрен аңлап, күреп торалар дип уйлыйм. Килен-кияүләрдән дә уң-дык. Гаилә тормышында бер-береңә карап утырып кына дөнья бармый, икең бер якка карап атлау кирәк. Мин шулай уйлыйм», - ди тыйнак, мөлаем Гөлнәзирә апа. Ял, бәйрәм көннәрендә төп йорт җылысына бөтен балалар да җыелып, бәхет тагын да түгәрәкләнә. Әти-әни өчен иң зур шатлык – балаларының игелекле, тәртипле, тәрбияле булуы. Хисамиевлар бу яктан бик тә бәхетле. «Әти-әни исән-сау булуы – иң зур куаныч. Сабада гына яшәгәч, еш кайтып йөрибез. Әле озак еллар безне җылы канат асларына туплап яшәргә язсын»- ди икенче уллары Камил. 

«Безнең гаиләбезне әлеге бүләккә лаек дип тапкан өчен җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт. Балалар алдында горурлык хисләре кичердек», - ди Гөлнәзирә һәм Фәһеметдин Хисамиевлар. 

undefinedАвтор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X