Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Газетаны бөртекләп укыйм“

Чәбки-Саба авылында гомер кичереп, сигезенче дистәсен каршылау­чы Сәйдә апа Хаҗиева картлыгым-шатлыгым дип яши. Аллаһның һәр биргән көненә шөкер итеп, һәр аткан таңны елмаеп каршылаучы Сәйдә ападан бәхетле картлык серләренә төшенергә тырыштык.

«Үземне бәхетле картлык кичерүче карчык, дип атыйм. Яшь вакытымда күргән михнәтләремнең әҗередер бу. Балаларым, кияү-киленемнең кадер-хөрмәтендә, оныкларым игелегендә яшим. Мәрхүм бабаемны гына бик юксынам. Бергә 49 ел яшәгәннән соң 7 ел элек бакыйлыкка күчте», – дип сүзен башлады Сәйдә апа. Тормыш Югары Шытсу авылында туып-үскән Сәйдә апаның да башыннан гел сыйпап кына тормаган. Ул әтисенең йөзен-төсен бөтенләй хәтерләми. 1941 елда авылдан берничә гаилә җиңелрәк тормышка өметләнеп Чита шәһәренә китә. Әтисе Гыйлемхан абый да хатыны, өч баласы белән юлга кузгала. Алар бирегә килеп төпләнергә дә өлгермиләр, сугыш башлана. Әтиләрен сугышка алалар, часть командиры була. Әнисенә авылга кайтып китүдән башка чара калмый. Ул вакытта 2 яшьлек Сәйдә апа боларын әнисе сөйләве буенча гына хәтерли. «Өч бала белән поездга керә алмагач, әни мине вагон эченә кеше арасына тотып аткан. Вагондагылар мине күтәреп алганнар да, бирмибез, ник балаңны ташлыйсың», – дип әнине нык орышканнар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев