Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гөлүсә Аубакирова - «Ел тәрбиячесе» лауреаты

Котлыйбыз!

  Ел саен мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң масштаблы һәм әһәмиятле һөнәри осталык конкурсларының берсе - «Ел тәрбиячесе» үткәрелә. 2024 ел да искәрмә түгел. Быел республика этабы тәрбия чарасы, мастер-класс, балалар белән шөгыль һәм түгәрәк өстәл кебек сынаулардан торды. Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Фәнис кызы Аубәкирова конкурсның барлык этапларында да үзенең профессиональлеген, эшкә иҗади карашын күрсәтә алды һәм жюри әгъзалары алдында лаеклы чыгыш ясады. 22 мартта Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  катнашында бүләкләү булды. Гөлүсә Фәнис кызы «Ел тәрбиячесе-2024» конкурсында «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче тәрбияче» номинациясендә лауреат булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев