Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, әлеге этапка Саба районы командасы да узды.

Командалар 1500м., 2000м. йөгерү, озынлыкка сикерү, йөзү, пневматик мылтыктан ату, туп ату, турникта тартылу, “отжимание” һәм теоретик белемнәре буенча үзара көч сынаштылар. Шулай ук егет һәм кызлар ГТО комплексын пропагандалау буенча проект якладылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә  булды: 8 нче сыйныф укучысы Бурганова Ләйсән йөгерү буенча 1нче урын, пневматик мылтыктан ату буенча 2 нче урын алды. Шулай ук “ГТО – Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы фестивалендә җиңүче исемен яулап, Ләйсәнгә Ялта шәһәренә Бөтенроссия этабында катнашырга юллама бирелде. Котлыйбыз!!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз!