Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җиңү белән чәчәк атучы май”

8 май көнне, Лесхоз мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Җиңү белән чәчәк атучы май” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Аны мәдәният йорты белән берлектә Лесхоз урта мәктәбе коллективы оештырды. Бәйрәм сугыш һәм җиңү темасына багышланган җыр-бию, театраль күренешләр белән үрелеп барды. Шулай ук котлау сүзләре белән авылыбызның имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт, авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. чыгыш ясады. Бәйрәмнең ахыры билгесез солдат һәйкәле янында, Лесхоз территориясендә урнашкан оешмаларның чәчәк куюы  һәм бер минутлык тынлык белән һәлак булган солдатларыбызны искә алу белән тәмамланды. Без бүген безгә  тынычлык алып килгән батырларыбызга чиксез рәхмәтле. Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев