Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сәйлән” клубында әниләрне олыладылар

Туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, үстерү максатында Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы “Сәйлән” клуб берләшмәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән үз эшен башлап җибәрде. Беренче чарабызны Әниләр көненә багышладык. “Иң якты кояшым син, әнием!” дип исемләнгән бәйрәмебез әлеге көннең тарихы белән таныштырудан, әни турында шигырьләр сөйләүдән һәм укудан, әниләр белән танышудан башланды. Балалар, әниләр өчен “Ана белән бала” һәм “Бишек җырлары” дигән театральләштерелгән сәхнә күрсәтелде.

“Әни кем ул?”, “Әниенңе бизәндер” уеннары алдыннан татар хатын-кызларының бакырдан эшләнгән беләзекләренә, чулпы, алкаларына күзәтү ясалды. Алар милли киемгә ямь, матурлык, миллилек өсти торган өстәмә, аның бер өлеше итеп кабул ителгән. Кием фасоннары үзгәрү белән бизәнү әйберләре көнкүрештән төшеп калган. Аларга музей җыелмаларында гына саклану язмышы язган. Чара татар халкының милли “Йөзек салыш” уены белән дәвам итте. Аннан соң балаларга татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак турында мәгълүмат бирелде. “Калфак бизәү” дидактик уенында балалар калфакларны татар орнаментлары белән бизәделәр һәм шул калфаклар белән “Түбәтәйле” уенында актив катнаштылар. Чара азагында әниләргә изге теләкләр теләп истәлеккә фотога төштек, – дип яза Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев