“Ямьле Саба” яр буенда төнге чаңгы ярышлары узды
Ярышта Саба, Арча, Балтач, Кукмара һәм башка районнардан, Казан шәһәреннән килгән чаңгычылар 2,5 һәм 15 чакрым аралыкта көчләрен сынады
Ярышны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар да бар иде. Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратының физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре бүлекчәсе мөдире Айрат Сәлиев һәм Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов һәрбер катнашучыга уңышлар теләде.
Иң беренчеләрдән булып чаңгыга мәктәпкәчә яшьтәге балалар тезелде. 4 яшьлек Кәрим Нигъмәтҗанов та “мин бәләкәй”, дип тормаган, беренче тапкыр чаңгы ярышына килгән. “Без Сабада яшибез, 3 малай үстерәбез. Кечкенә улыбыз Кәрим, абыйларыннан күреп, чаңгыга басты. Олы улыбыз, 2009 елгы Камил, чаңгы буенча 1 разрядлы спортчы. Уртанчы малаебыз Әмир биатлонга йөри. Кечкенәсе дә абыйларыннан калышмас, дип ышанабыз. Шушы ярышка Әмир улыбыз да килде. Камил, Яшел Үзәндә чаңгы ярышында булу сәбәпле, катнаша алмады. Үзем дә чаңгыда йөргәлим, тик ярышларда катнашмыйм. Өч улымны чаңгыга әзерләүгә зур көч куям. Бик зур рәхмәт район җитәкчелегенә. Мондый зур чаңгы трассасы бер районда да юк. Ярышка әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган”, – ди Кәримнең әтисе Фаил Нигъмәтҗанов.
2 км аралыкны яхшы гына йөреп, Сабадан Зәлия Мәрданова һәм Самир Дәминов беренче булып килделәр. 6 сыйныфта укучы Самир “Олимп” спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Ул 2 сыйныфтан бирле чаңгыда. Зәлия Мәрдәнова чаңгы ярышларына “Сабантуй” спорткомплексында әзерләнә. “Чаңгыны бик яртам. 5 ел әлеге спорт төрендә мин. Ярышларда җиңү өчен, тренировкаларны калдырмаска һәм тырышып шөгыльләнергә кирәк, дип саныйм”, – ди ул.
Әлеге “Саба чаңгы 2024” ярышларында катнашучыларның, һичшиксез, барысы да чаңгыга гашыйк кешеләр. Аларда азарт ташып тора. 5 км аралыкны узып, 3нче булып килгән Руфинә Шәрифуллина да үз нәтиҗәсеннән канәгать: “Тренировкаларга даими йөргәч, әлеге дистанцияне үтү миңа авыр булмады”.
15 км дистанциянең абсолют җиңүчеләре – Яр Чаллыдан Рамилә Вәлиева һәм үзебезнең районнан Алмаз Таипов. Хатын-кызлар арасында 2 урында Түбән Камадан Елена Дектерова, 3 урында Сабадан Сабина Хәбирова. Ир-атлар арасында 2 урынны Сабадан Нияз Таипов, 3 урынны Рушан Миннегулов яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев