Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ел – могҗиза, Яңа ел тылсым!

Шигъри дулкыннарда

Яңа ел – могҗиза, Яңа ел тылсым.

Яңа елда һәр эш бәхеткә булсын. 

Җаннарга ак кардай ак  өмет иңсен,

Җиһанны бар яктан  тынычлык төрсен.

 

Яңа ел  –ачыш ул, Яңа ел– табыш.

Йөзләрдә булмасын бервакыт сагыш.

Күңелләр шатлыктан торсын гел

нурланып,

Яңа ел таңнары атсыннар алланып.

Иске елда калсын әйдә, авырлыклар,

Яңа елда тормышка ашсын, бар теләкләр.

Еллар буе ак мамыктай яусын бәхет,

Аяз күктә кояш торсын нурын чәчеп.

 

Хуш киләсең,  Яңа  Елан елы, , 

Рәхим итеп, әйдә,  уз түргә!

Бәхет, шатлык, куанычлар гына,

Китерсәңче җирдә һәркемгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев