Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елның беренче көнендә үзәк чыршы янында бәйрәм тамашасы узды

Саба район китапханәсе музей белән берлектә 2024 нче елның иң беренче көнендә үзенең якын дусларын үзәк чыршы янына чакырды.

  Бәйрәм әкияти тамаша белән башланып китте. Үзенә алмашка килергә тиешле Аҗдаһаны эзләп юлга чыккан Куян кызы төрле могҗизаларга юлыкты.  Китап укучылар, әкият геройлары  ярдәме белән бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай, Кар кызы, Аҗдаһа балалар һәм өлкәннәребез янына килде. Кызыклы уеннар, җыр- биюләр һәркемне балачагына алып кайтты. Саф һавада уйналган уеннарның тылсымлы көчен тоеп, якын дуслар белән очрашу шатлыгын күңелләргә салып, елны әнә шулай матур итеп, бергәләп башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев