Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа уку елында Саба урта мәктәбендә 313 бала белем алачак

1 сентябрь - Белем бәйрәме мәктәп каршында укучылар, укытучы-мөгаллимнәр, балаларның әти-әниләре катнашында узды.

  Бәйрәм тантанасы мәктәп директоры Данис Яруллинның тәбрикләве белән башланып китте. Данис Нурислам улы коллеективны Яңа уку елы белән котлаганнан соң,каникул чорында төрле оешмаларда хезмәт куйган укучыларны, мәктәпкә төрле яктан ярдәм күрсәтүче эшмәкәр-иганәчеләрне  тәбрикләде. Быел җәйге чорда төрле хезмәт урыннарында 65 укучы  эшләгән. Аларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерелде. 

  Алга таба район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин мәктәп коллективына район башлыгының тәбрикләвен җиткерде һәм Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевның мобизизацияләнгән райондашларыбызның балаларына әзерләгән махсус бүләкләрен тапшырды. Район мәгариф идарәсе начальни­гы урынбасары Гөлназ Капитонова, "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасының Саба филиалы җитәкчесе Илмира Галимуллина да мәктәп коллективына, гомумән, бәйрәмгә килүчеләрнең һәркайсына матур теләкләрен ирештерде.

Яңа 2023/24 уку елында Саба урта мәктәбенә 40 укучы (20 кыз, 20 малай) кабул ителде,  Белем ачкычлары аларның сыйныф җитәкчеләре Илназ Аграт улы Набиуллинга һәм  Илүзә Мәҗит кызы Фәрхиевага тапшырылды.  11 сыйныфка  20 укучы керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев