Иҗат үзәге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен кызыклы чаралар оештырды
Район яңалыклары

Иҗат үзәге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен кызыклы чаралар оештырды

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә Иҗат үзәге белгечләре һәм педагоглары балалар өчен төрле төрдәге чаралар оештырды. «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» юнәлешләре буенча, балалар күңел биреп ясаган эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук музыка яратучылар өчен “Көйне таны” музыкаль-мавыктыргыч уен да үткәрелде. Уенда 4 команда көч сынашты, алар музыка өлкәсендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч барды. Барлык катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев