Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҖИДЕ КАТ УЙЛАП ЭШ ИТИК

Билгеле булганча, социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламалардан файдаланучылар 1 октябрьгә кадәр тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар.

Безнең районда әлеге хокуктан файдаланучылар 4697 кеше тәшкил итә. Аларның биргән гаризалары киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1121,42 сумга тигез һәм рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын; төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала. Шуны да онытмаска кирәк: әгәр кеше 2018 елда ташламаны акчалата алган икән, соцпакеттан файдалануга күчү өчен 1 октябрьгә кадәр идарәгә килеп гариза язмаса, 2020 елда да шулай алуын дәвам итәчәк. Ә кыйммәтле даруларга ихтыяҗ иртәгә үк туарга мөмкин. Шуңа күрә җиде кат уйлап эш итик!

Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев