«Игенче»ләрне Яңа ел  бәйрәмендә Зинирә Һәм Ризат Рамазановлар җырлап котлады
Район яңалыклары

«Игенче»ләрне Яңа ел бәйрәмендә Зинирә Һәм Ризат Рамазановлар җырлап котлады

20 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте , Шекше мәдәният йортында , җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләр өчен , Яңа елны каршылау кичәсе уздырды

 Шушы матур чара тулысынча хуҗалыкның үз көче белән үткәрелде. Бәйрәм төрле  уеннар, көлкеле күңел ачулар, җыр-биюләр, концерт номерлары  белән үрелеп барды. 

   Кичәне популяр җырчылар Ризат һәм Зинира Рамазановларның чыгышлары ямьләндерде.

    Хуҗалык көче  белән әзерләнгән, берседән – берсе тәмле ризыклардан өстәлләр сыгылып тора иде.

    Җитәкче Алмаз Зарипов барлык катнашучыга киләсе Яңа елда  ныклы сәламәтлек,   хезмәттә зур уңышлар теләде.


Нет комментариев