Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игенченең эше изге – җирдә икмәк үстерә

Авыл хуҗалыгында элек-электән үз туган җирләрен чын күңелдән яратучы, аңа гомерләре буена тугры калган кешеләр хезмәт итте һәм бу бүген дә шулай булып кала. Без – авыл хуҗалыгы районы. Халкының яшәеше, тормыш-көнкүреше аграр тармак белән турыдан-туры бәйләнгән. Шуңа да уңыш бәйрәме башка барлык һөнәри бәйрәмнәргә караганда иң мәртәбәлесе, кадерлесе.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: “Авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән  уңышлар  сезнең мактаулы  хезмәтегез нәтиҗәсе.  Моның өчен  сезгә чиксез  рәхмәтемне белдерәсем   килә. Саба  районы ияреп  эшләү  өчен башкаларга үрнәк, бөтен Татарстанның  агросәнәгать  комплексы үсеше драйверы. Быел “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы һәр гектарда – 59, “Нырты” предприятиесе  – 42, “Саба” җәмгыяте 40  центнердан  артык  уңыш  җыйнады. Сездә  югары технологияләр. Барлык  хуҗалыкларда  цифрлы  программа белән тәэмин ителеш, иң заманча  азык  үзәкләре эшли. Саба районы  барлык  федераль һәм респуб­лика программаларында  актив  катнаша. Авыл  территорияләрен  комплекслы үстерү программасы буенча  төзелгән  урта  мәктәп республика өчен дә зур  вакыйга булды. Киләчәктә шулай максатчан эшләргә,  югары нәтиҗәләргә ирешергә   язсын”,–  диде министр бәйрәмдә катнашучыларга  мөрәҗәгать итеп.

Аерым игенче-механизаторларны  алар  белән  иңгә-иң  куеп  эшләгән партнерлар – ООО “Агро-Альянс Рио» ООО «Шанс Трейд”, ООО “ФМРус”, «СЕЛЬХОЗСНАБ-С» оешмалары  җитәкчеләре  Азат Имамиев,  Данил Шакиров, Фоат Садретдинов, Илдар Хаҗиев та кызыксындыру  чаралары белән билгеләп  үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев