Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Игенче" хоккей командасы

Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә эшләүчеләр эшли дә, күңелле һәм файдалы итеп ял да итә беләләр. Гомумән алганда, җәмгыятьтә спортка аерым игътибар бирелә.

Спорт ул - сәламәтлекнең нигезе, хәрәкәттә-бәрәкәт диләр. Шуны күздә тотып, җитәкче Алмаз Зарипов "Игенче" хоккей командасын оештырды. Командада үзе дә уйный. Командада төрле тармакта хезмәт куючы һөнәр ияләре бар. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр буларак, тренировкалар эштән соң кичке алтыда башланып китеп сәгать тугызларга кадәр дәвам итә. Спорт белән шөгыльләнеп, көч-куәт туплап шулай соң гына таралышалар егетләр. Район буенча үткәрелгән чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәгән "Игенче"ләр, хоккей ярышларында да сынатмаслар, матур башлангычлар дәвам итәр!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев