Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игенче” җәмгыятендә йөзгә якын кеше чаңгыга басты

Бүген «Игенче» җәмгыяте биләмәсендә хуҗалык хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышы узды. Ярышта шулай ук Эзмә, Шекше авыл җирлеге башлыклары, шул биләмәгә кергән мәктәп директорлары, полиция вәкаләтлеләре катнашты.

undefined

Бәйрәмне хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов ачып, бәйгедә катнашучыларга уңышлар, һәркемгә яхшы кәеф теләде. Чаңгыга ул көнне 100 гә якын кеше басты. Ярышлар 40 яшькә кадәрге һәм 40тан узган хатын-кызлар (эшчеләр һәм белгечләр аерым категорияләрдә бәяләнде) 46 яшькә кадәрге һәм 46 яшьтән узган ир-атлар (эшчеләр һәм белгечләр нәтиҗәләре аерым бәяләнде) һәм җитәкчеләр арасында узды. Хатын-кызлар 1 чакрымлы, ир-атлар 1,5 чакрымлы дистанциядә узышты. Ахырдан призлы урын алучыларга Алмаз Зарипов иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе шулай ук барлык катнашучыларга акчалата премия бирелүе турында да игълан итте. Ярышлар төгәлләнгәч катнашучылар учакта пешкән кайнар пылау, шифалы чәй белән сыйландылар.

undefined

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар

1 урын Айзилә Зарипова

2 урын- Гөлсинә Идиятова

3 урын- Фәнзия Ситдикова

4 урын- Алисә Сабирҗанова

40 яшьтән узган хатын-кызлар

1 урын Рузия Хөсәенова

2 урын- Нурсанә Сәгыйтова

3 урын- Рушания Сабирҗанова

4 урын- Гүзәл Рамазанова

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар (белгечләр)

1 урын Резеда Дәүләтшина

2 урын- Гөлнара Галиева

3 урын- Рания Николаева

4 урын- Алия Хакова

40 яшьтән узган хатын-кызлар Белгечләр)

1 урын Гүзәл Галимова

2 урын- Зөлфирә Рәхимуллина

3 урын- Алсу Латыйпова

 46 яшькә кадәр ир-атлар

1 урын -Илнар Хөсәенов

2 урын- Инсаф Хәйретдинов

3 урын- Рифнур Мәхмүтов

4 урын-- Әнис Нотфуллин

46 яшьтән олы ир-атлар

1 урын Илдар Хөсәенов

2 урын- Илсур Сәгыйтов

3 урын -Раил Хәйретдинов

4урын- Расих Әсәдуллин

 

40 яшькә кадәр ир-атлар (белгечләр)

1 урын -Ранур Шәймәрданов

2 урын- Нияз Галиев

3 урын -Рүзәл Хаҗиев

4урын -Динар Хәйретдинов

 

40 яшьтән олы ир-атлар (белгечләр)

1 урын- Ранил Мирзагалләмов

2 урын- Мөнәвир Сафиуллин

3 урын- Ильяс Әскәров

4урын - Фәнис Хәннанов

 

Җитәкчеләр арасында-

1 урын Алмаз Зарипов

2 урын -Альмир Шәйхетдинов

3 урын - Наил Зәйнәгыев

4 урын - Зөлфәт Гыйбадуллин

Шулай ук Иң өлкән чаңгычы Гүзәл Рамазанова һәм Иң өлкән ир-ат Мөнәвир Сафиуллин да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев