Игътибар: районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрелә
Район яңалыклары

Игътибар: районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрелә

Киләсе атна башында ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары,  полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында, районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрә.

Республикада юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен 11 июльдән 10 августка кадәр игълан ителгән   “Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы уңаеннан тикшерүләргә ешрак басым ясалачак. Автомобиль  йөртүчеләр арасында әлеге таләпнең  үтәлешенә битараф  караучылар аеруча   күп. Мисалга, 2021 елның 6 аенда иминлек  каешын  эләктермәгән өчен 789  йөртүче админист­ратив  җаваплылыкка тартылса, быел шушы  чорда 944 йөртүчегә беркетмә төзелгән.


Нет комментариев