Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИЛ САГЫНДА – ИГЕЗӘКЛӘР

Районыбыздан Россия Кораллы Көчләрендә 83 егет хезмәт итә.

Уллары армиягә китәсе гаиләләрнең яз яки  көз бик дулкынланган көннәре булып ала. Кемнәрнеңдер беренче балалары, кемнеңдер бердәнбере солдат киеме кия. Ә менә Олы  Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиевлар үткән елның язгы  чакырылышында  игезәк   улларын   Ватан алдындагы  бурычын  үтәргә оза­та. Берь­юлы ике  йөрәк парәңне армиягә җибәрү авыр да, го­рурлык та. Игезәкләр Илмир белән  Илвир аңарчы Са­ба аграр   көллиятендә белем  алдылар. Тырыш  егет­­ләр авыл   өчен кирәкле  һөнәрне күңел биреп  үз­ләш­терделәр. Армиягә  киткәнче язгы чәчүдә катнашырга өлгергәннәр. Хезмәттә макталганнар, аларны эшләгән җирләреннән дә солдатка  зурлап озатканнар. “Көллияттә уку  улларым өчен белгечлек  алу  гына түгел, беренче  чыныгу мәктәбе дә булды. Рәхмәт директорларына һәм  укытучыларына. Шуңа   күрә аларга  хәрби хезмәт җиңел бирелде. Командирларыннан  зарланмыйлар, телефоннан  сөйләшәбез, барысы да тәртиптә булуыннан  күңелем  тыныч. Инде  ел  узып бара, июль аенда  кайтуларын  көтәбез”,– ди әниләре  Дания ханым.

Әни  кешегә беренче көннәрдә үк үрнәк яктан күр­сәткән улларының яхшы хезмәт итүләре турында часть­тан рәхмәт хатлары  да  килә. Безгә игезәк  Илмир (фотода сулда) һәм  Илвир Шәвәлиевларның туган якларына  кайткач та, хезмәттәге  уңышлары  турында  тагын  да  язулар  насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев