Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган 12 көнлек җәйләү төгәлләнде

Мәчеткә җәйге каникул вакытында дини гыйлем алырга 24 бала йөрде.

 Балалар белән мәчет имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов, дини гыйлемгә ия булган Рүзәл Заһидуллин, Алмаз Галимҗанов һәм Инсаф Әхтәмов шөгыльләнде. Җәйге ялны оештыруда, балаларга чәй табыны әзерләүдә мәчеткә йөрүче авыл апалары ярдәм күрсәткән. Соңгы көнне   остазлары кызларга-малайларга имтихан уздырып, укулар барышында өйрәнгәннәрен тикшергәннәр. Җавап бирүләренә карап,  балаларга иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән канцтовар кибетеннән 2 мең сумнан башлап 500 сумга кадәр сертификатлар бүләк ителгән, калган балаларга кызыксындыру призлары таратылган. Кыскасы, бер бала да күчтәнәчсез кайтып китмәгән. Җәйләү мул сыйлы чәй табыны артында дога кылып төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев