Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илбашы котлавын алдылар

Февраль аенда районыбызның 12 өлкән кешесе 90 яшен каршылады. Шушы уңайдан юбилярлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.

Александрова Ольга Николаевна сугыш чоры авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән кеше. Шәмәрдәндә ОРС системасында эшләп лаеклы ялга чыга. Ире вафат, үзе генә яши.

Нәфисә Габдулла кызы Садыйкова Сатыш авылында дөньяга килә. Балачагын сугыш урлый, Сатыш мәктәбендә 4 сыйныф кына белем алырга туры килә. Яшьтән колхозда эшли башлый. 1955 елда Миннехан Садыйков белән тормыш коралар. Төрле эшләрдә тырышып хезмәт куеп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, ире иртә вафат була. Хәзерге вакытта Нәфисә апаның 5 оныгы 11 оныкчыгы бар. Һәрберcенә хәер-дога кылып, улы Мөхәмәтнур гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Харис Юныс улы Юнысов Татар Икшермәсе авылында туган. Иске Икшермә урта мәктәбендә алты сыйныфны тәмамлагач, колхозда терлекчелектә эшли башлый. 1951-1953 елларда Украи­нада хәрби хезмәт бурычын үти. Армиядән соң Донбасста шахтер булып эшли. Аннан туган якларына әйләнеп кайтып, «Саба» сов­хозында хезмәт куя. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Харис Юныс улы кызы тәрбиясендә Олы Нырты авылында яши.

Нәсыйха Гафи кызы Фәт­хуллина Тәкәнеш районы Шеп­шеңәр авылында ишле гаиләдә иң олы бала булып туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, Завод Нырты мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлый. Авыр сугыш елларында яшьтәшләре белән беррәттән, колхозда эшли башлый. Ындыр табагында ашлык киптерә, көлтә ташый, башка авыр эшләр башкара. 1954 елда Лесхоз егете Низам Фәтхуллин белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Нәсыйха апа Лесхоз балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыга.

Нәсыйха Фәтхуллина исән-сау өч баласы, тугыз оныгы, биш оныкчыгының хөрмәтен тоеп, кызы Дания тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Сәлимгәрәй Шакир улы Касыймов Олы Шыңар авылында дөньяга килә. Мәктәптә 5 сыйныф белем алганнан соң, 11 яшендә фермага эшкә килә. Беләкләре көчкә дә туенмаган малайлар үгез җигеп эшлиләр, көлтә ташыйлар. 1951-1955 елларда Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәт бурычын үти. Армиядән соң колхозда төрле эшләр башкара. 1960 елда Миңлегөл исемле кыз белән кавышып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә тормыш иптәше вафат. 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Сәлимгәрәй Касыймов улы Илсур гаиләсендә төп йортта гомер кичерә.

Маһинур Хөснулла кызы Хөснуллина Мамадыш районында ишле гаиләдә туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ике сыйныф кына укырга туры килә. Өлкәннәр белән беррәттән, урак ура, көлтә бәйли. Тракторчы һәм комбайнчы булырга укып кайтып,сигез ел тимер ат иярли. 1950 елда кияүгә чыга. Озак еллар фермада сыерлар савып, лаеклы ялга китә. 2022 елдан Лесхоз картлар йорты-интернатында яши.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев