Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр авыл китапханәсендә балалар өчен “Балаларга – журналлар” дигән исем астында библиографик дәрес уздырылды

Иләбәр авыл китапханәсенә килүче вакытлы матбугат чаралары арасында балалар өчен журналлар зур урын алып тора. 8 нче сентябрь көнне китапханәдә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Балаларга – журналлар” дигән исем астында библиографик дәрес уздырылды. Балалар рус һәм татар телендә басылган журналлар белән таныштылар. Кызыклы башваткычлар, ребусларны чишү юлларын өйрәнделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, рәсемнәрне буядылар. “Салават күпере” журналында урын алган махсус QR-кодны кулланып җырлар,әкиятләр тыңладылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев