Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр авылында яшәүче Минбикә Гаптрахип кызы Хадиевага - 90 яшь

Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, "Балкыш" үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Әлмир Шәйхетдинов котлады.

Хадиева Минбикә Гаптрахип кызы 1929 нчы елның 21 маенда колхозчы гаиләсендә туа.

Кеше дөньяга килгәч ни күрәсен, ни үтәсен белми. Кемнекедер жайлыгына үтә,ә кемнекедер катлаулы тормыш юлы була. Кыз фамилиясе Яруллина         7 класс белеме бар. 1937 елда әтисе үлә,әтисе үлгәч, 1939 нчы елда әнисе Мәскәү Тимерязов исемендәге академияне бетереп кайткан агрономга кияүгә чыга. Үткәннәрне искә алып Минбикә апа менә ниләр сөйләде:“Әтисенә сугышка барырга хәбәр килә. Ул шунда вафат була. Тормышны алып баруы бик авыр була, әнисе уракка барганда аны да иярткән, учмагаурып салган, әнисе үзенеке белән кушып көлтә итеп бәйләп, чүмәләгә куя, төнлә көлтә жыеп, көндез комбаенда служныйда, я молотилкада сугарга барганнар. Молотилка ат белән эшли. Ашлык тапшыра башлагач, Шәмәрдәнгә дә менгереп жибәрәләр, ашлыкны алмасалар шунда аралаталар , 70 кг лы капчыкны күтәреп траптан менәсе була.

Әни белән эшкә йөргәндә 9 яшь иде миңа. Борчак та чаптык, 15 сутый борчак чапкан дип, район газетасына язып чыктылар да әле. Ул вакытта басуда ашлык арасыннан чуп утау бар иде, чүп утарга йөри идек, тиресне бәләкәй чана белән басуга чыгардык. Басуда бәрәңгене тимер көрәк белән алдык.

1943 елны 5 класста  укыганда урман кисәргә жибәрделәр. Ул вакытта председатель Гимадиев Рәшит иде. Беренче елларны Мичәнбашта, аннары Курсабашта, татар, урыс коннигында, Чуга авылында  тордык. Урыс авылында безнең начальниклар  Соловьев,  Воробьев hәм Буранов иде. Көнгә1 метр 40 см озынлыктагы алты кубаметр каен агачы кисәргә кирәк булды. Урманга барырга 12 км, кайтырга 12 км кирәк.  Кайтканда жилкәләренә куеп алып утын алып кайтканнар, алып кайтмасалар, квартир хужасы ашарына пешермәгән. Аяклардагы чабатаны киптерергә дә ут кирәк.

  Сугыш беткәч, Шекшегә барып 7 классны тәмамладым. Балчык белән тиресне кушып, чүлмәкләр ясап, шуңа кукуруз утыртып, карап үстердек.

1948 елны сөт жыярга куйдылар. Курсабаш авылындагы заводка чиләк- көянтә белән сөт алып бардым, аннары 6 ел пар ат жигеп ташыдым. Сипарат аертырга 5 фляга төяп илтәбез дә, тизрәк кайтыр өчен, үзебез дә булышабыз. Кыш житү белән, кечкенә чанага төяп ташый идем. Аннары май жыеп тапшырдым. Иртән иртүк китү өчен, авылдашлардан майны кичтән җыеп алып кайтам, шуны саклап, әни белән төнлә баз өстендә йоклыйбыз.Барып кайтканга 20 тиен бирәләр иде. Ул вакытта председатель Хәбибуллин Шәрифулла абый булды. Аннары Эзмә дуңгыз фермасы бар иде, 3 ел шунда хезмәт куйдым. Тагын бер житәкчебез  Нәзиров Әмин абый  бик коры кеше иде. Соңрак 9 ел буе 1800 баш тавык карадым. 1962 елда йомырка күп алган өчен Казанга сессия бардым. 3,5 ел  Саба пекарнясыннан ат белән Иләк кибетенә ипи алып кайттым. Көнгә 1 сум хезмәт хакы түләделәр. Атлар, бозаулар караган елларым да бар. Атларга печәнне үзем чабып алып кайттым.  Минем эшләнне тарихка язып та бетмәс, мин cыер гына саумадым»- ди Минбикә апа.

1952 нче елны тормышка чыга. 1953, 1965 нче елларда депутат булып сайлана. 1959 елда кызы Рушания дөньяга аваз сала.

Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә яши, 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар.  Без Минбикә апага сәламәтлек кенә телибез. Балаларының рәхәтен, дөнья ямен тоеп озак еллар яшәвен телибез.Бик күп медальләре бар.

Зөлфәт Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев