Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илфар һөнәре серен ачты

Журналистлар – гаҗәеп кызыклы да, шул ук вакытта искиткеч авыр да һөнәр кешеләре. Төннәрен йокламыйча газета-журналга материал әзерлиләр, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эштә алар. Мәгълүмат чаралары электрон форматта калган очракта да журналистлар һәрвакыт кирәк булачак.

Шуңа да “Яшьлек” мәдәни-спорт  үзәге белгече Алисә Гомәрова  якташыбыз КФУ университетында булачак журналистларга белем бирүче укытучы, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева белән  берлектә оештырган түгәрәккә озын гомер телисе  килә. Хәзерге вакытта түгәрәккә Эзмә, Шекше, Явлаштау, Олы Кибәче, Сатыш мәктәпләре укучылары тартылган. Мастер-класслары айга бер тапкыр  үткәрелә. Алар узган атнада  район үзәк китапханәсендә  Эшче һөнәрләр елы,  ТАССРга -100, Саба районы оешканга 90 ел тулу уңаеннан Болгар радиосының баш мөхәррире, Саба егете Илфар Кәримов белән очрашу кичәсендә дә катнаштылар. Кичәдә катнашучыларны  якташыбыз белән китапханә  директоры  Ләйсән Билалова таныштырды.

– Мин аны мәктәптә  укыган елларыннан  беләм,– диде  ул.– Хәзер  сез дә беләсез.  Радионы  ачып, аның матур, бәрхет тавышын ишетүгә, Саба  егете, дип уйлап куясыздыр.  Илфар мәктәптә  шигырьләрне матур, сәнгатьле  итеп сөйли  иде. Бервакыт республика татар теле белгечләре Сабага җыйналгач, Хәсән Туфанның әсәрен укыды.  Барысы да,  кем бу егет, нинди укытучы белән  эшли, дип шаккаттылар. Күп  сораулар бирделәр. Без аннан талантлы  артист чыгуына  ышана  идек. Студент  елларында  ук танылган артистлар белән балалар күңелендә кала торган очрашулар оештырды.  Инде  еллар үткәч тә, дәрәҗәләргә ирешкәч тә, мин Илфарның гади, кешелекле булып  калуына сокланам. Сез бүгенге  очрашуда  моңа үзегез дә ышанырсыз...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев