Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңүләрне бакчадан башлыйлар

Узган  атнада  республикада  дистанцияле  форматта Babyskills төбәкара  чемпионаты үткәрелде.

Безнең районнан муниципаль бәйгедә  җиңгән балалар аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты һәм Балалар иҗат үзәге мәйданчыкларына килеп  чыгыш  ясадылар. Аларның әзерлекләренә 150гә  якын эксперт скайп сервисы аша бәя бирде. Барысы 11 районнан 181 бала  катнашкан бәйгедә район мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә тәр­бияләнүчеләр дә призерлар булдылар. “Кыңгырау” бакчасыннан Ильвина Фәттахова – “Чәчтараш”, “Салават күпере”ннән Сабина Галиева “Кондитер эше” номинацияләрендә –1нче, “Шатлык” бакчасыннан Нурлана Аубакирова (“Декоратив-гамәли  сәнгать”), Кәрим Кәбиров («Повар эше») – 2нче, “Әкият”тән Эмилия Галимуллина (“Мәк­тәпкәчә тәрбия”) 3нче  урыннарны   алдылар.  Балалар  сәнгать мәктәбеннән “График дизайн” компетенциясендә кат­нашкан Самат Заһи­дуллинга да республикада II  урын бирелде.   “Кыңгырау” балалар бакчасыннан Алисә Маликова “Иң   яхшы дирижер” булып танылды. Районнан 5 баланың Россия этабында  катнашулары  көтелә. ­

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев