Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң өлкәне Зәләфрүз апа, иң яше – Илмир

Кече торак пунктларда сайлаулар ничек бара? Әлеге сорауга җавапны 2491нче Кызыл Мишә сайлау участогында эзләдек.

   Кече торак пунктларда сайлаулар ничек бара? Әлеге  сорауга җавапны 2491нче Кызыл Мишә сайлау  участогында  эзләдек.

 “Җомга көнне үк  участок ачылганчы  ук унлап  кеше тавыш бирергә  килде. Иң өлгере  1951 елгы Зөһрә апа Мөбарәкова булып  чыкты. Аңа бүләк ташырылды. Участокка барысы 335 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 94е – Көек авылыннан. Беренче көнне үк 40 проценттан  артык сайлаучы  тавыш бирергә килде. Өлкән  яшьтәге 9 кешенең  өенә  бүген барабыз”,– диде сайлау  комиссиясе рәисе  Гөлнәзирә Әүхәдиева.

Ә 89 яшьтәге Зәләфрүз апа Гаттарова ике яшьлек оныкчыгы Зәлинә белән мәдәният йортына  үзе  килеп  керде.

 “Сугыштан  соңгы  еллардан алып сайлауларда  ел  саен  катнашам. Илләребез  тыныч, җир өстендә  мул  ризык, киң дәүләтләр булсын дип тавыш бирәм. Безгә,  сугыш  чоры балаларына, әллә нәрсә  кирәкми дә  инде. Пенсияләребезне алып  торабыз. Менә шушы  балаларның тынычлыкта  яшәвен, сугышлар тукталуын телибез”,– диде  ветеран оныкчыгына күрсәтеп.

 

                                                        Зәләфрүз Гаттарова

Участокта 11 яшь сайлаучыга  махсус истәлек әзерләнгән  иде. Шуның берсе бүген Арча педагогия  көллиятендә белем  алучы Илмир Шәйхиевка тапшырылды.

   Комиссия әгъзалары быелгы сайлауларга гаилә  белән  килүчеләр күбәюен игътибарга  алганнар.  Көек  авылыннан Илзия, Рәшидә, Фәргать Нуриевлар да гражданлык бурычларын өчесе бергә үтәделәр. «Бөтен гаилә белән сайлауга!» акциясе күпләрдә кызыксыну  уятты. Сайлау көнен дә шушы акцияне истә тотып  билгеләүчеләр дә бар. Кызыл Мишә сайлау  участогында  ике  көндә барлык  сайлаучыларның 90 проценты тавыш бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев