Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле: Саба районында бәрәңге 165 гектарда үстерелде

19 гектардан 400 тонна уңыш җыйнап алынды. Авыл хуҗалыгында кыр эшләренең үз тәртибе. Башта печән, бөртекле-кузаклы культуралар өлгерә. Аннары чират кукурузга җитә.

Шулай ук бәрәңге үстерүче хуҗалыклар кырларында “Гримме” комбайннары күренә.

Элек сентябрьдә бар халык “Икенче икмәк” басуында булыр иде. Хәзер кырда бөкерәеп бәрәңге чүпләүчене күрмәссең.  “Саба” җәмгыятенең Мичән бригадасында да бу эш заман техникасына ышанып тапшырылган. “МТЗ”ларга тагылган “Гримме”ны механизаторлар Ленар Сибгатов, Таһир Әһлиев эшләтә. Беренче еллары гына түгел, комбайннарының телен-җаен яхшы беләләр. “Бер атна элек керешкән идек. Быел өченче сезоным. Уңыш әйбәт. Бу комбайн югары җитештерү көченә ия һәм ул тәүлек буе эшләргә мөмкин. Көнгә 5-8 гектарга кадәр бәрәңге җыя ала, бункерының сыйдырышлылыгы – 7,5 тонна һәм ул аны бер минутта бушата”,– ди Таһир Әһлиев.

“Ред Леди” сорты утыртылган 17 гектарлы участокны сугарып үстергәннәр. Вагы аз, иң эреләренең 200 граммга кадәр җиткәннәре бар. “Һәр гектардан  уртача 190 центнер тирәсе уңыш чыга. Безнең әле тагын 83 гектарда “Королева Анна”, “Рокко” сортлы бәрәңге игелгән мәйданнарыбыз бар. Аларыннан да уңыш ким булмаска тиеш”,– ди баш агроном Азат Галимуллин. 

Быелгы җәй һавасы шартларында туфрак кәсәнкәләнде. Аны кул белән тиз арада аралап өлгерергә кирәк. Бу эшне ике “Гримме”да Ринат Сафин, Фоат Мәрданов, бертуган Ришат һәм Фиргать Хуҗиннар башкара. Уңышны Тимершыкка “ГАЗ-53” автомобильләрендә Раннур Мөбарәков белән Айнур Фазылов ташый.

  Бүлекчәдә 2021 елда төзелгән бәрәңгене сортларга аеру склады быел тулысынча файдаланыла. Яңгыр дип тә торасы юк, агрегатлар җитештерүчән эшкәртелә.

“Ред Леди” сортыннан си­мә­нәгә 100 тонна бәрәңге аралап алынды  инде. Янәшәдә генә  кышын саклау подвалы. Булышырга Саба аграр көллияте студентлары да килде. Барысы да тырышлар”,– диде амбар мөдире Гөлфәндә Гыйлаҗиева. 

Биредә практиканы 20гә якын 3нче курс егете үтә. “Бүген генә килдек. Күп эшләгәнбезме? Әнә карагыз”,– диләр студентлар сеткага тутырылганнан стена буена тау кадәр итеп өеп куелган бәрәңгеләргә күрсәтеп. Хуҗалыкка булышырга Балтач егетләре Айсаф Сабиров белән Рамир Ситдиков та теләп алынганнар. “Өченче елыбызны механиклыкка укыйбыз. Безгә монда бик ошый. Көчтән килерлек эш башкарабыз. Техника белән дә танышабыз. Ике тапкыр ашаталар, матур итеп сөйләшәләр. Кайтасы да килми”,– диләр алар.

Саба районында бәрәңге 165 гектарда үстерелде. 20 сентябрьгә 19 гектардан 400 тонна уңыш җыйнап  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев