Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ипекәйдә – күңел җылысы

Икмәк – табын күрке, кешелекнең яшәү чыганагы.

Хәтта мул сыйлы мәҗ­лес­ләрдә дә табында   кү­ренмәсә, хуҗабикәдән тиз­рәк ипи сорап алабыз. Булмый галиҗанәб иписез, ансыз тамак та туймаган кебек.  Ки­бет­ләрдә әле кайнарлыгы да бетмәгән ипине кулга тотсаң, ни­гездә аның төнлә пе­ше­рел­гә­нен  аңлыйсың. Ә төнге  сменаның ни икә­нен эшләп караганнар  белә. Шуңадырмы,  икмәк пе­шерүчеләр - сорау зур бул­ган һөнәр ияләре исем­легендә. Газетабызда бирелгән белдерүләр дә  шул хакта сөйли. Барырга атлыгып тормыйлар хәзерге  яшьләр  ипи пешерергә. Мөгаен, бу эшне  күңелендә икмәккә зур  ихтирам  яшәткән  ке-­ше генә башкара аладыр.  Шәмәрдәндәге  цех­­ла­р­ның берсендә эш­ләүче Алсу да мәктәптән  соң  икмәк пешерүче һө­нәрен сайлаган. Хәзерге вакыт­та хезмәттәшләре  Гөл­­чә­чәк Латыйпова, Нә­си­бә Вә­литова, Ари­на Рә­хим­җа­нова бе­лән ипи, кулинария әй­бер­­ләре пешерәләр. Алар­ның күңел җылысы са­лын­ган ризыкларын шә­мәр­дәнлеләр бик  яратып ала. Тәмле, нинди табынга  куйсаң да   йөзне  кызартмый, диләр. Татар ашлары үткәргәндә, ураза, христианнарның йо­лалары (пост) вакытын­да заказлар аеруча  күп  була. “Кайнар мич янында кайнашу җиңел ди­мәс  идем. Кайчагында эшкә иртәнге 5ләрдә үк керешергә туры  килә. Әмма ризыктан беребез дә өстен түгел. Шуңа да бу хезмәткә өстән-өстән генә карап булмый. Җитәкчеләребез эшебезне  аңлый, хәлебезгә керә,  кирәк  чагында ялын да бирә. Хезмәт хакын да  вакытында  алып барабыз”,– ди ипи пешерүче. Бу  һөнәргә кы­зыксынуны  арттыруны  мәктәп балаларыннан ук башларга  кирәклеге бәхәссез.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев