Иркутскидан  җиңү белән кайттылар
Район яңалыклары

Иркутскидан җиңү белән кайттылар

Иркутск шәһәрендә 21-23 мартта ветераннар арасында җиңнл атлетика буенча Россия чемпионаты үткәрелде.

 

   Иркутск шәһәрендә 21-23 мартта ветераннар арасында җиңнл атлетика буенча Россия чемпионаты  үткәрелде.  Ярышларга 42 төбәктән 400гә якын спортчы килгән иде. Барысы 23 кешене берләштергән Татарстан  җыелма  командасына  безнең  районнан 5  спортчы  керде.  Барлык  катнашучылар  уңышлы  чыгыш  ясады һәм татарстанлылылар, Иркутск, Мәскәү өлкәсе  атлетларыннан гына  калышып,  3нче  урынны  алдылар.  Аерым алганда,  Сабадан Әмин Миңгулов 5 төрле  ярышта (пятиборье) – 1нче, Шәмәрдәннән Рамил Җаббаров  60 метрга   йөгерүдә, Югары Утардан Фәннур Бәшәров 3 мең  метрга   спортча  йөрештә үз  яшь төркемнәрендә 3нче  призлы урыннарга  чыктылар.

Рәшит Кәримов.


Нет комментариев