Җирлекне гражданнар инициативасы күтәрә
Район яңалыклары

Җирлекне гражданнар инициативасы күтәрә

Тимершык авыл җирлеге - – районда иң зур муниципаль берәмлекләрнең берсе

Биләмәсенә 5 торак пункт  кергән Тимершык  авыл  җирлеге – районда иң  зур муниципаль берәмлекләрнең берсе. Барысы  671 шәхси хуҗалыкта 1539  кеше  яшәве дә шул хакта сөйли. Җирлектә 18 социаль объект, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре эшли. Шәхси эшмәкәрләр 50гә җитә язган, үзмәшгульләр саны йөздән  арткан. Аларның  эшчәнлеген  үз  вәкаләтләре  чикләрендә авыл  җирлеге  Советы контрольдә тота. Гомумән, халыкка иң  якын торган хакимияткә һәркемнең шөгыле, тормышы-көнкүреше  яхшы таныш. Уч төбендәге кебек. Авылдагы мөһим әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә төрле  елларда Совет рәисләре булып торучылар күп  көч  куйган. Хәтта  XVI  йөздә үк  авыл старостасы  вазифаларын  үз җаваплылыгына  алган   кешеләрнең кемнәр булганлыгы  да мәгълүм. Бу хакта Җирле үзидарәләр  көне алдыннан Тимершык авыл җирлегенә сәфәребез  барышында белдек. Сөйләшүдә  Совет  эше  ветераннары  Мидхәт Хафизов, Дилбәр Нигъмәтҗанова да катнашты. 2001-2015 елларда  җирле үзидарә Советы  рәисе булган Нуршат Вафина  очрашуга  килә алмаган  иде. Ул эшләгән  чорда  авыл җирлегендә уңай үзгәрешләр белән иң элек таныштык. Бөтен авылларда да  чишмәләр, зиратлар тәртипкә китерелгән. “Чиста су” программасы  буенча  Кызыл-Мишә, Миңгәр, Тимершык авылларына яңа су линияләре сузылган, АПК һәм социаль ипотека  программасы  ярдәме белән яшьләргә 70тән артык  яңа йорт,   күпләгән социаль объектлар  (Тимершык, Миңгәрдә яңа мәктәп, Сабай авылында  медпункт белән мәктәп һәм башкалар) төзелгән һәм башкалар. Нуршат Вафина 2015 елда  Татарстан Президенты  Указы нигезендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге  казанышлар өчен” медале белән бүләкләнә.

Илдә үзгәртеп  кору башлангач – 1982 елда Тимершык авыл советы рәислегенә сайланган  Мидхәт Хазизовка  сынауларның аеруча  авыры  эләгә. “Миңа  йөкләнгәнче  авыл  Советы ике  ай  рәиссез торган. Колхоз рәисе Нургаян абый сессиядә шушы вазифага сайланганымны әйтте дә, уңышлар  теләп  чыгып  китте. Нәрсәдән башларга  белмим.  Икенче  көнне үк бүлмәгә бер әби кереп иренең  кыйнавы турында  сөйләде.  “Хатынына  кул   күтәрүче” үзе дә шунда. Боларга, иртәгә участковойны  чакыртам, шунда  сөйләшербез, дидем. Икенче көнгә өлкән яшьтәге  парлар үзара килешкәннәр иде. Эчүчелек шактый таралган  вакыт, ә исерек бер айный. Шуннан  соң  гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен ашыгып  хәл итмәскә кирәклеген аңладым. Кичекмәстән чишәсе проблемалар күп булды. Колхозда өч бригада, әле  механизаторлар  яисә терлекчеләр  җыелышы,  иртән һәм кичен колхоз рәисе нәрәт бирә,  аларда  катнашу   мәҗбүри  иде.  Шуның өстенә бер бригада өчен җавап та бирәсе. Авыл советында да эшләр тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Мин биш  авылдагы 22 бюджет учреждениесе  белән кулга кул тотынып эшләргә куелган, таләпләрне үтәргә кирәк. Халык   сөт җыйнау  кимесә, райкомнан  сәгате-минуты белән   килеп   җитәләр, бәрәңге  планын,  башка төрле салымнарны да үтәргә күп иде. Колхозда сыер  саву да учреждение хезмәткәре җилкәсенә калган  вакытлар булды. Кемгә әйтергә? Иң башта хатынны фермага җибәрдем. Берзаман газлаштыру эпопеясе китте. Сметасыз беркем дә бу эшне башкармый. Проект эшләүчене табу үзе бер проблема. Алабуга шәһәренә барып, биналарны электр белән җылытырга рөхсәт алу да һавадан йолдыз чүпләү белән бер иде. Куанычлы вакыйлар да хәтердә  калган.  Елдан ел сабыйлар туу арткач, авыл Советы көче белән балалар бакчасы да салынды. Кызыл Мишә авылына да яңа мәктәп эшләнде. Һәр авыл үзе бер  колхоз булып үзенчә яши башлаган чор мәшәкатьләре шулай ук онытылырлык түгел.  Авыл советының күп эше хуҗалыкларга  бәйле булганлыктан, барлык рәисләр, тармак җитәкчеләре белән дә уртак тел табып эшләдек. Мин беренче  чиратта XXII партсъезд исемендәге  колхоз башында торган Нургаян абыйга рәхмәтлемен. Аның авыл  Советларына  карашы үзенчәлекле  иде. Әмма без  аның белән 17 ел бик тату эшләдек”, – дип  сөйләде  Мидхәт Гата  улы.

1992-2015 елларда Тимершык  авыл Советы секретаре булган Дилбәр Нигъмәтҗановага  да  җирле хакимиятнең эшчәнлеге, тормыштагы роле һәм мәшәкатьләре яхшы та­ныш. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре бай­­так була, аларны кабул иткәндә  ихласлык, ихтирам һәм игътибар турында онытырга ярамый. Оештыру сәләте, коммуникация, конфиденциальлек, этика һәм профессионализм  кирәк. Дилбәрне авылдашлары   (Кызыл Мишә) депутат итеп  сайлыйлар.  Секретарь халык хезмәтчеләре  составына  керергә тиеш булгач, аның кандидатурасына тукталалар. “Мин эшләгән  дәвердә авыл  Советы  рәисе өч тапкыр алышынды. Кешенең туганнан  алып  үлгәнчегә  кадәр документлары секретарь аша үтә. Ул ЗАГС та, васыятьләр язучы нотариус та,   техник-инвентарьлаштыру кәгазьләрен  алып баручы да, кешеләргә алар  сораган белешмәләрне   язып  бирүче дә.  Әле компьютер заманы түгел, машинкада  пичәтли  идек. Бармаклар  калмый. Биттә бер хәреф хатасы китсә, яңадан пичәтлисең. Районда  нинди дәүләт органы бар, барысына  да  вакытында  эшләп тапшырырга  кирәк.  Мөрәҗәгатьләргә  бер  ай  эчендә җавап бирелергә тиеш. Ике  күрше  арасында булган  низагны урынга барып тикшерәсе. Судларга  кадәр дә барып җиттек. Биш  ел  саен  кулдан   язып хуҗалык  кенәгәләрен  яңартабыз.  Аларның электрон  вариантларын  да миңа  эшләргә туры   килде. Эшебез  төзүче  салган  йорт кебек  күзгә күренеп тормаса да, җаваплылык  зур иде.  Шушы  хезмәткә 24  ел гомер багышланган”, –дип искә алды Дилбәр Тәлгать  кызы.

2015 елның 17 сентябреннән Тимершык авыл җирлеге башлыгы вазифасын Айдар  Хаҗиев башкара. Халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, шулай ук территорияне икътисадый үстерү әлеге  муниципаль берәмлекнең төп бурычы булып кала. Җирлекне төзекләндерү дәүләт программалары, гражданнарның үзара салым акчалары исәбенә, шулай ук халыкның шәхси инициативалары ярдәмендә  алып барыла. “Төп мәсьәлә – халык  белән бергә,  аларның  мәнфәгатьләрен  кайгыртып  эшләү. Кайсы гына өлкә мәсьәләсен   алсак та, гражданнар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Советта халык  үзләре  сайлаган  10 депутат  бар. Башкарма  комитетта өч хезмәткәр. Алар белән уртак мәнфәгатьләрне  кайгыртып эшлибез. Халык  җирлек тормышын үстерүдә активлык   күрсәтә. Әлбәттә, беренче  чиратта  мөмкинлекләр тудырган район, республика җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәсе  килә. Әйтик, 2013 елдан кертелгән  үзара  салым программасы нигезендә урам  юллары,  зират  коймалары, чишмәләр,  күперләр ремонтланды,  яңалары төзелде.  Быел да Сабайда, Кызыл Мишәдә, Тимершыкта юллар,  Миңгәр белән  Көектә  чишмәләр төзекләндерүгә халык ризалыгын  белдерде. Чөнки гражданнардан җыелган  үзара   салым республика  бюджетыннан дүртләтә  арттырылгач, зур  суммалар барлыкка  килә.  Башкарылган  эше дә   күзгә  күренерлек була. Гөлнар белән Наилә һәр яңалыкны ВКонтактедагы "Тимершык көндәлеге" каналына куеп барып, дөньяның төрле почмакларына тараталар. Күмәк  хәл итәсе эшләр  килеп  чыкканда социаль челтәрдәге авыл төркеме аша хәбәр ителә һәм халык  өмәләргә, башка  чараларга бердәм  җыела. Традицияләр, гореф-гадәтләребезне саклап калуга бәйле программаларда да  олысы-кечесе  үзебезнең  җирлекне яклап чыгарга  әзер. Спортка кагылышлы нинди генә нигезләмә  чыкмасын,  берсеннән дә  калган юк.  Быел хоккей буенча район  чемпионатында  1нче урынны  алу – зур уңышыбыз.  Хәзерге  вакытта 11 ир-егетебез махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аларга  булышу  максатында актив  эшчәнлек  алып барыла. Моның өчен мессенджерда  махсус ирләр төркеме булдырылды. Фронттагы  авылдашларыбыз   сораган әйберләрне тиз  арада җыеп җибәрергә тырышабыз. Иң мөһиме, аларның гаиләләренә тиз кайтуларын телибез”, – ди Айдар Хәнифулла  улы.

Халык инициативасын гәү­дә­лән­дергән мисаллар, чыннан да,  йөрәккә  сары  май булып  ята. Бу  яктан Кызыл Мишә авылы  халкы аеруча актив  икән. Совет эшләгәнне  көтеп  ятмыйча, зиратны киртәләп  алганнар, агачларын кискәннәр, чишмә төзекләндергәннәр. 2025 елда авыл белән берләшеп, 500 меңлек чыгым тотып,  мәчеткә  газ белән су  керткәннәр.

Былтыр Тимершык  авылында ялгыз  яшәүче  Басыйр Шамиловның  йорты янып  китә. Картлар интернатына барасы  килмәгән 78  яшьлек  олы  кешенең  хәленә  керәләр. Җирлек башлыгының халыкка  мөрәҗәгатеннән  соң, барлыгы 160 мең  сум  акча  җыелып, авыл Советы балансындагы буш  йортны, газ,  су кертеп, ремонтлап та куялар. Күпне күргән бабайның хәзер  күңеле тыныч. Шушы мисаллар гына да халыкның  бердәмлеге турында сөйли, тамчыдан күл җыелыр дигән әйтемнең әле дә көчендә икәнен раслый.


Нет комментариев