Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йортында "Чигү ул могҗиза" дип исемләнгән кич утыру

26нчы май көнне Иштуган авыл мәдәният йортында "Чигү ул могҗиза" дип исемләнгән кич утыру узды. Хуҗабикәләр өчен чигү буенча мастер-класс оештырылды. Кул эшләре осталары рәхәтләнеп чигү дөньясына чумдылар. Җылы дустанә шартларда алар рәхәтләнеп әлеге иҗат төренең төрле техникалары белән таныштылар, яңа алымнар һәм чигү нечкәлекләрен үзләштерделәр. Кич утыруда катнашучылар үзләренең яраткан җырларын җырладылар, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр.

Сәнгать җитәкчесе хуҗабикәләр өчен әлеге тематика буенча әдәбият әзерләде һәм «Кулларга эш – йөрәккә шатлык»дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырды. Кич утыру кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, барлык кул эше осталары да канәгать калдылар.Чара чәй табыны янында һәм биюләр белән тәмамланды.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев