Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йортында кызлар өчен «Чәчкәйләрем озын-озын» конкурсы үтте

8 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре кызлар өчен «Чәчкәйләрем озын-озын» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр.

Кызлар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Алга таба озын чәчләрдә гадәти булмаган причёскалар ясау өстендә эшләделәр, интеллектуаль конкурста көч сынаштылар, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, калфак бизәделәр. Конкурста катнашучылар чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре файдалана торган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулыкларны оригиналь бәйләргә, бу ысулның ничек аталуы турында сөйләргә туры килде. Чарада катнашучылар барысы да зирәклек, тапкырлык, күпкырлы талант, осталык һәм озын, матур чәчләре белән сөендерделәр. Бәйге бер сулышта узды. Һәр этаптан соң жюри бәя куйды. Кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев