Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

Шундый әйтем бар: әгәр дә бер көн дә эшлисең килмәсә, һөнәреңне үзгәрт тә, яраткан хезмәтеңә урнаш. Чөнки әгәр син хезмәтеңне яратып башкарсаң, ул сиңа эш булып тоелмый. Бу юллар арабыздан вакытсыз киткән Хаҗиб кызы Кадрия Арсланова өчен язылган кебек.

   20 апрельдә Өчнарат авылы клубында барлык гомерен мәдәнияткә багышлаган Кадрия апаны искә алу кичәсе үткәрелде. Аның хезмәт кенәгәсендә ике генә мөһер бар. Беренчесе 1974 елны шушы мәдәният учагына эшкә кергәндә, икенчесе 2011 елны лаеклы ялга чыгу сәбәпле эштән киткәндә сугылган. Гел  бер урында 37 ел хезмәт кую  өчен эшеңне ничек ярату һәм аңа тугры булып калу кирәк. Мәдәният хезмәткәрләренең эшен клубны ачып ябуга кайтарып калдыручылар шактый. Утын, ташкүмер ягыла торган чорларда да күп хезмәт куярга туры килә Кадрия апага. Халыкны мәдәнияткә тарту белән бер вакытта сайлау, халык исәбен алу һәм башка төрле бетмәс-төкәнмәс эшләр дә йөкләнә аның җилкәсенә. Кызганыч, исән вакытта тиешле игътибар бирелмәде, пенсиягә дә зурлап озатып булмады. “Сагынабыз бергә чакларны” дип исемләнгән кичәгә килүчеләр белән зал тулы иде. Чыгыш ясаучы туганнары, дуслары, күршеләре, хезмәттәшләре аның турында якты истәлекләр белән уртаклаштылар,”Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе үзешчәннәре Кадрия апа яратып тыңлаган җырларны башкардылар. Җан җылысы белән сугарылган, күңелләрнең иң түренә барып җиткән кичә тәмам. Ләкин монда яңгыраган якты истәлекләр, моңлы җырлар күпләрнең йөрәгендә озак сакланыр. Кеше күңелен күрергә күп кирәкми, аны яратырга, тиешле игътибарны бирергә, җылы сүзләрне кызганмаска гына кирәк.

Фото: http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев