Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Икшермә авылында яшәүче Бикбаева Флера Харис кызына - 90 яшь

Бикбаева Флера Харис кызы 1932 елның 7 мартында Саба районы Елыш авылында 5 балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш елларындагы авырлык һәм ачлыкта апасы белән икесе генә исән калалар. Яраткан әтиләре дә сугыштан әйләнеп кайтмый.

25 яшендә Флера апа Өчнарат авылына килен булып төшә. Якупов Камил абый белән алар өч бала үстерәләр, йорт салып чыгалар. Флера апа бик тырыш, эшчән бар көчен балаларына гаиләгә багышлый. 14 яшьтән фермада сыер сава, төзелештә, буровойда эшли. Аннан озак еллар лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында эшли. Аш суга да бик оста Флера апа. Ул пешергән камыр ризыклары – кабартма, гөбәдия, пирогларны ашап туймаслык. Флера апа бүгенге көндә 6 оныгына, 5 оныкчыгына кадерле дәү әни булып, Иске Икшермә авылында гомер кичерә.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев