Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Мичән авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты үтте

8 нче сентябрь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Керәнне авыл клубы белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Чара барышында кунакларны ипи - тоз һәм чишмә янында җыр белән каршы алдылар. Хафизова Раилә апа Иске Мичән авылы чишмәләре тарихы турында сөйләде, Сафиуллин Ринат Ислам улы "Миша" елгасы тарихы белән таныштырды. "Туган ягым әдипләре" күргәзмәсендә Газиз Нәбиуллин, Сөембикә Кашапова, Илфат Хаҗиев, Сөмбелә Ибраһимова иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Сөмбелә апа үзенең яңа шигырьләрен укыды. Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласын күрсәтелде. Ибраһимова Сөембикә апа "Таң суы алу" йоласын өйрәтте.

Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды, сүзен изге теләкләр белән тәмамлады. Мичән авылы башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы үз чыгышында чишмәләрне караучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев