Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда самавыр бәйрәме узды

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре авылдашлары өчен «Самовар бәйрәме»н үткәрделәр.

  Бәйрәмне алып баручылар кунакларга самавыр белән бәйле чәй эчү йолалары турында сөйләде. Күп халыклар өчен самавыр чәй кайнату җайланмасы гына түгел, зуррак нәрсә булып саналган. Самавыр, беренче чиратта, гаилә учагы, дуслык, аралашу һәм кунакчыллык символы. Ялтыратып чистартылган купшы җиһаз теләсә кайсы йортта хөрмәтле урын алып тора. Самавыр күп кенә бәйрәм өстәлләрен бизи. Самавыр бәйрәменә дә бер-берсе белән җылы итеп аралашырга, хәл-әхвәл белешергә күп кунак җыелды ул көнне.

Самавырлар күргәзмәсе  беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм дәвамында җырлар һәм такмаклар, халык биюләре һәм уеннары яңгырады. Аннары барысы да бәйрәм өстәле артына җыелдылар, пар бөркелгән самавырдан  хуш исле чәй эчтеләр,чәк-чәк, коймак һәм пироглардан авыз иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев