Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар интернат-йортында Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр

Христианнарның изге бәйрәме турында балалар нәрсә белә?

 

  Бүген балалар йортында тәрбияче Н.Галиуллина җитәкчелегендә «Раштуа бәйрәмендә» дип исемләнгән танып белү чарасы уздырылды. Максат: балаларны православие бәйрәме Раштуа белән таныштыру. Раштуа-иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Тәрбияченең хикәясе бәйрәм традициясе турында рәсемнәр күрсәтү белән үрелеп барды. Бәйрәмнең беренче көнендә кешеләр өстәл әзерләп кунаклар чакырганнар, ярлыларга тәмле ризыклар таратканнар, бу көнне беркем дә үзен рәнҗетелгән һәм бәхетсез хис итмәсен өчен балаларга бүләкләр бирәләр. Чара ахырында балалар Раштуа бәйрәменә багышлап рәсемнәр буядылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев