Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге җирдә-изге эш

15 июньдә Спас районының Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» үтте.

 Россиянең төрле төбәкләре һәм  чит  илләрдән  килгән хаҗилар,  Татарстан  җитәкчелеге,  руханилар,  район  башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре һәм республикабыз мөфтиләре катнашында узган бәйрәмдә  безнең районнан ветераннар советы рәисе Расих Сабиров җитәкчелегендәге 43 кешелек делегация да катнашты.

  "Хаҗилар» географиясе дә шактый киң булып чыкты: Калининград өлкәсеннән Әбине дә, Приморьдан урта яшь ир-атны да, Курган өлкәсеннән өлкән парны да, Әстерхан шәһәреннән килгән студентны да, Мордовиядән килгән бер төркем хатын-кызларны да, Чиләбедән мөфтине дә очратырга мөмкин иде.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләп, бу изге җиргә килүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. “Биредә зур эшләр башкарылды, Болгар ислам академиясе төзелде. Без бүген академиядә дин әһелләре белән Бөтенроссия балалар мөселман лагерьларын ничек оештырырга мөмкин икәнлеге турында фикер алыштык. Исламның ниндидер дин генә түгел, ә безне ата-бабаларыбыз белән бәйли торган рухи элемтә булуын да аңларга кирәк,–диде республика башлыгы.

 Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарны торгызуда Татарстан халкының тырышлыгын билгеләп үтте.  “Безгә бу эшне дәвам итәргә кирәк. Биредә тарихыбыз һәм рухи мирасыбыз – боларның барысын да киләчәк буыннар өчен сакларга тиешбез,– дип белдерде ТР Дәүләт киңәшчесе.

  Шулай ук “Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар” программасын хуплаган өчен Татарстанның беренче Президенты рәхмәт йөзеннән Рөстәм Миңнехановка, Россияның югары мөфтие Тәлгат Таҗетдинга, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәми­гуллинга күптән түгел “Яңарыш” фонды Хәйриячеләр китабының тугызынчы томын бүләк итте.

  Фестивальдә республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт булды, традицион татар музыкасы – мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар яңгырады. Бу көнне Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган «Бөтенроссия Коръән укулары» балалар - яшьләр конкурсының финалы да узды. Моннан тыш “Осталар шәһәре” оештырылды, анда гарәп каллиграфиясен һәм урта гасырларда язу карасы җитештерү тәртипләрен өйрәнү дәресләре булды. Шулай ук сөңге, уктан һәм арбалеттан ату аттракционнары урнашты. Боларны оештыруда Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән волонтерлар булышты. Алар арасында да райнондашларыбыз да күп иде. Бар дөньяга елмаеп, килү­челәрне каршы алып торучы Илшат Шәйхетдинов белән дә сөйләшеп алдым: “Эше җиңел булмаса да, изге эш башкару шатландыра”, – диде ул.  

    “Изге Болгар җыены”на яратып 5 ел рәттән баручы якташыбыз Гөлсинә Галимуллина  үзенең фикерләре белән дә уртаклашты:

    – Бу зур бәйрәмне үткәрүнең быел юбилее – 30 ел. “Изге Болгар җыены”на дөньяның төрле илләреннән татарлар җыела. Бу чара бик яхшы дәрәҗәдә оештырыла, килгән саен ниндидер яңалык булып тора. Изге урында урнашкан элекке биналар бик яхшылап сакланалар. Гомумән, татар дөньясы өчен, үткән тарихыңны белер өчен бик яхшы оештырылган истәлекле көн дип саныйм, – диде ул.

Фото: Зөлфәт Галимов, Расих Сабиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев