Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изгелекне- гаиләңнән башла

Кешеләрнең дөньяда беренче бурычлары иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан үтү булса, икенчесе- гаилә корып, балалар үстереп,үзеңә караганда әз генә булса да,яхшырак нәсел калдыру- диләр Ислам галимнәре.

Кызганычка каршы, бу дини кануннарны һәркем дә тормыш кагыйдәсе итеп кабул итми.Матур гына яшәп киткән гаиләләр таркала,ни кызганыч, моннан бигрәк та сабыйлар зыян күрә. Район ЗАГС бүлегеннән алынган күсәткечләр дә куанырлык түгел: быел район буенча 13 гаилә аерылышырга гариза тапшырган. Тормышларыбыз да мул, җитеш, дибез югыйсә.Ә гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау,бер-береңә юл куя белү җитеп бетми, күрәсең. Ислам дине никахлашу мәсьәләсенә бик югары таләпләр куя. Гаиләдә ир хакын хаклау, хатын-кызның да  тормыш иптәше тарафыннан зур игътибар һәм кайгыртучанлык тоеп яшәргә тиешлеге хакында хәдисләрдә кат-кат әйтелә. Хәер, шәригать кануннарына буйсынып яшәүче гаиләләр арасында гаилә таркалу- сирәк күренеш. Мөселман гаиләсендә ир - гаилә башлыгы, ә  хатын аның тугрылыклы тормыш иптәше һәм гаилә учагын саклучы. Районыбызда андый  гаиләләр шактый һәм алар үз авылларының матур өлгесе булып тыйнак кына гомер итәләр. 15 май-Халыкара гаилә көне уңаеннан район хакимияте Саба мөхтәсибәте белән берлектә әнә шундый гаиләләрне Сабантуй спорт комплексына махсус тантанага чакырып хөрмәтләде. Һәр авыл җирлегеннән тулы гаилә булып, хәтта бишәр бала белән килүчеләр дә бар иде. Бәйрәмдә катнашкан дәрәҗәле кунак- ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та үз чыгышында гаиләләрдәге балалар мәсьәләсенә аерым тукталып: Милләт яшәсен өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш, динле, иманлы гаиләнең генә киләчәге бар”-диде. Гомумән, Җәлил хәзрәтнең  әйтелгән һәр сүзе, гадәттәгечә, күңелгә үтеп керерлек иде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев