Кадет тормышындагы иң әһәмиятле вакыйга
Ватанпәрвәрлек, бердәмлек, туганлык, бурыч, батырлык, намус, вөҗдан – әлеге төшенчәләр кадет антының асылын тәшкил итә.
Узган җомгада Иске Икшермә кадет мәктәбенең 33 укучысы кадет анты кабул итте.
«Әлеге көн кадет тормышындагы иң әһәмиятле вакыйга, алар бу көннән соң тагын да җитдиләнеп, үсеп, сагынулар таралып, кыскасы, үзгәреп китәләр», – ди укытучылар.
Бүгенге көндә Икшермә кадет интернат-мәктәбендә 199 укучы белем ала, шуларның 103е Икшермә авыл җирлегеннән, 96сы интернатта торып укыйлар. Кадет мәктәбе укучылары һәрбер конкурста хәрби-патриотик яктан зур әзерлекле булуларын күрсәтеп, алдынгы урыннар яулыйлар. Бәйрәм тантанасында да чын хәрбиләрчә, тигез сафларны саклап узулары белән үзләрен котларга килгән җитәкчеләрне, әти-әниләрне дә сокландырдылар. Кадетларны тантаналы вакыйга белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.
“Күргәнегезчә, кадет мәктәбендә зур ремонт эшләре башкарылды. Елдан-ел матди-техник база яңартыла, уңайлылыклар булдырыла. Балаларны тәрбияләп үстергән әти-әниләргә бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Киләчәктә дә кадет антына тугры калып, әлеге исемне горур йөртерсез дип ышанам”,– диде Рәис Миңнеханов үзенең тәбрикләү чыгышында.
Район башлыгы укучыларны хәрби-патриотик юнәлештә тәрбияләүдә зур өлеш керткән кадет мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Гатауллина һәм тәрбияче Илнур Мостафинга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Тантаналы бәйрәм белән хәрби комиссар Фәнис Закиров, «Диңгезчеләр җыены» республика оешмасы җитәкчесе урынбасары, II ранглы капитан Габделхәмит Абдуллаҗанов та котлап, кадет сафына басучыларның киләчәктә илебезнең чын патриотлары булуларын теләделәр. Яшь десантчылар, карабинчылар, барабанчылар чыгышлары тәкъдим ителеп, кадетларның югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
“Мин Нократ Аланыннан килдем. Биредә оныгым Самат Сәлманов 6 сыйныфта укый. Узган ел бирегә килде. Саба районында шушындый югары дәрәҗәдәге кадетлар мәктәбе булдырылуы һәм оныгымның биредә укуы белән бик горурланам. Үзе дә биредәге тәртипне бик ошата. Атнага бер тапкыр кайта, шимбә көнне Кукмарага кадәр автобус белән кайта да, үзебез килеп алабыз», – ди әбисе Гөлзирә Хәкимова.
Казан шәһәреннән килгән Алмаз Хәмзин да биредә укуыннан бик канәгать.
“Мин өч ел элек кадет мәктәбенә килдем, быел 9 сыйныфта укыйм. Икшермә кадет мәктәп-интернатын сайлавыма бик шатмын. Кадет мәктәбендә без физик халәтне генә түгел, ихтыяр көчен дә ныгытабыз. Шулай ук үз-үзебезгә карата таләпчән, җаваплы, дисциплиналы булырга өйрәнәбез. Монда хәрби әзерлек буенча бик ныклы эш алып барыла. Армиядәге шикелле ныклы тәртип урнашкан. Мин бүген кече лейтенант дигән хәрби дәрәҗә алдым. Ватанымны бик яратам. Бирегә укырга килүем дә шуны раслый”, –ди Алмаз.
Кадетлар киләчәктә үзләренә булган ышанычны, ватанпәрвәрлекне ил алдында да расларлар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев