Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Калайчы” көне кабатланмасын

Яңгырдан соң кичкә таба туңдырып юлларда барлыкка килгән бозлавыкта машиналар бәрелешә башлауны “калайчы көне” диләр. Быел көз мондый һава торышы берничә тапкыр кабатланырга охшаган. Нәтиҗәдә районыбыз юлларында көнгә 5-6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлү очраклары бар. Бу атнаның 11 ноябрь иртәсе дә бозлавыклы иде. Иртәнге 7 сәгать 20 минутта ук Мамадыш-Теләче юлының Саба районына кергән участогында авария булуы турында хәбәр алына. “ВАЗ” автомобиле белән идарә итүче 1997 елгы Теләче районы егете метеорология шартларын исәпкә алмаганлыктан, бозлавыкта идарәне югалта һәм каршы полосага килеп кереп “УАЗ3330365” машинасына бәрелә. Ике йөртүче дә җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырмаган булалар“,– ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

Шул уңайдан 4 ноябрь иртә­сендә Шәмәрдән юлында булган аварияне дә искә төшерик. Йөртүчесе идарәсен югалткан “ВАЗ321140” автомобиле юл астына төшеп китүдән  пассажиры авыр тән җәрәхәтләре  ала.

Әлеге мисаллардан чыгып, Марат Гаязов машина  тәгәр­мәчләрен кышкыга алыштырырга, тизлекне киметергә, кискен маневрлар ясамаска,  тормоз режимын сакларга кирәклеген искәртә. Бигрәк тә бозлавык тиз барлыкка  килә торган күперләр, эстакадалар тирәсендә, чатларда тизлекнең имин хәрәкәт тәэмин итә торган режимын саклау мөһим. Саклык җәяүлеләргә дә кагыла. “Зебра”лар аша автомобиль  йөртүченең сине үткәреп җибәрү өчен туктыячагына  нык  ышангач  кына  чыгарга  кирәк. Бозлавыкта таймый торган уңайлы аяк киеме кию хәерле. Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев