Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында «Күңелле стартлар»

Һәр кешенең бөек кыйммәте - сәламәтлек. Күңелле стартлар - балаларны урамда хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. 2019 елның 4 гыйнварында Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында «Күңелле стартлар» узды. «Күңелле стартлар» программасы шактый бай булды. Спорт бәйрәме «Йолдызлык» разминкасы белән башланып китте.

Беренче бирем командаларга бүленү, танышу булды. Ул бик дәртле һәм рифмалаштырылган иде. Спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафета. Командаларга йөгерү, сикерүләр, туплар, боҗралар белән эстафеталардан торды, кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл ягыннан сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. «Күңелле стартлар» ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче килергә тырыштылар. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. «Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр! Ярыш нәтиҗәләре буенча «Дуслык» җиңде !!!!! Барлык команданың катнашучыларына истәлекле бүләкләр, тәм-томнар бирделәр. Балалар күтәренке кәеф, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек бәйрәменә әверелде. Чара ахырында, ярышларда катнаша алмаганнар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәр бала яңа ел каникулларын озакка истә калдырсын өчен аларны күңелле итеп оештырырга һәм үткәрергә тырыштылар. Әйе, Яңа ел һәм кышкы каникуллар - иң кызыклы, күңелле һәм тылсымлы вакыйга.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев