Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Казан Кремле серләре» иллюстрацияләр конкурсында Шәмәрдән кызлары җиңде

Конкурсны оештыручылар - «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы һәм «Юлбасма»нәшрияты.

 Гыйнвар башында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Балеева Полина һәм Иванова Элина (укытучысы Иванова М.И.) "Казан Кремле серләре" иллюстрацияләр конкурсында җиңеп,  бүләкләү чарасына чакырылдылар. Конкурсны оештыручылар - "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы һәм "Юлбасма" нәшрияты. Конкурс нәтиҗәләре буенча,  җиңүчеләренең иллюстрацияләре "Казан Кремле серләре" китабында басылып чыгачак. 

Шулай ук конкурс җиңүчеләренә "Кремль Сакчысының серләре"дигән Яңа ел тамашасына билетлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев